Соңгы тәүлек эчендә ковидтан 1449 кеше вакцинацияләнгән.
Татарстанда 48 яңа инфекция очрагы теркәлгән, барлык йоктырулар да контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалана.
Казанда – 18, Кама Тамагында – 7, безнең Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында – 5, Чирмешәндә 4, Биектауда 2, Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лененогорск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берәр инфекцияләнүче теркәлгән.
17 мартка республикада 18 830 COVID-19 очрак исәпләнә. Авыруны бөтен чорда 15 486 кеше җиңә алган, шул исәптән 67 - соңгы тәүлектә.
Барлыгы 106 749 татарстанлы (тәүлеккә үсеш 1 449) вакцинацияләнгән, шуларның 66 597се икенче прививка алган. Стационар учреждениеләрдә һәм күчмә мобиль бригадалар рәвешендә 153 вакцинация пункты эшли.
Исегезгә төшерәбез, вакцинациягә язылуның биш ысулы бар:
1. РФ дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. МФЦга мөрәҗәгать итеп,
5. поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.
Нет комментариев