Комсомольская урамындагы ювелир әйберләр кибетен басканнар
18 – 24 августта эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән.
Шуларның 28е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 11 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 талау, 12 урлау, 18 мошенниклык, 1 тапкыр корал табу, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Комсомольская урамындагы ювелир әйберләр кибетеннән, пыяла ишеген ватып кереп, 12 көмеш беләзек, 12 көмеш муенса, 24 пар көмеш алка урлап чыкканнар. Нәтиҗәдә сәүдә ноктасына 250000-270000 сумлык зыян китерелгән. Моны элек хөкемдә булган 35 яшьлек яшел үзәнле кылган.
Билгесез затлар 86 яшьлек яшел үзәнлегә стационар телефоннан шалтыратып, акчасын декларацияләүне тәкъдим иткән. Моңа ышанган пенсионер хатын-кыз 790 мең сум акчасын Төзүчеләр проспектындагы 3нче йорт ишегалдына килгән таныш булмаган кешегә тапшырган.
Наркоконтроль хезмәткәрләре «Күзәтү» операциясе барышында, Паратская урамында, беркайда да эшләмәүче 41 яшьлек ике яшел үзәнлене шикләнеп тоткарлаган. Шуларның берсеннән наркотик матдәле төргәк табып алынган.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев