«КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры яшел үзәнлеләрне Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Ватанны саклаучылар, ветераннар! 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме – батырлык, намус һәм кыюлык көне белән сезне ихластан котлыйбыз.
Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һәм шулай булып калса иде.
Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге көндәге буыны һәм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга әзерләнүчеләр, илебезнең иминлеге, якыннарының гомере өчен җаваплы булуларын онытмасыннар иде.
Бәйрәмдә туган илебез сакчыларына һәм якыннарыбызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Махсус хәрби операциядә каташучы якташларыбызның гаиләләренә, туган өйләренә исәнимин әйләнеп кайтуларын көтәбез.
ИВАН СОЛОВЦОВ, «КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев