Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кибетләрдә пластик савыт-саба табып булмаячак

Майда яңа законнар үз көченә керә.

1. Үзмәшгульләр өчен салым үзгәрешләре

Үзмәшгульләр «Минем салым» кушымтасында түләү фактын гына түгел, хезмәт төрен дә күрсәтергә тиеш булачак. Бу күләгәдәге керемнәр белән көрәшкә юнәлдерелгән.

Хокук бозган өчен нәрсә яный?

Мәгълүматны яшергән яки чекларны дөрес рәсмиләштермәгән өчен
20 000 сумга кадәр штраф.

2.Бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыю

Пластиктан баш тарту турындагы законның беренче этабы үз көченә керә.
1 майдан сату тыела:

  • пластик чәнечкеләр һәм кашыклар;
  • бер тапкыр кулланыла торган стаканнар;\трубочкалар.

Кемгә кагыла?

Беренче чиратта – кафе, фудтраклар, сәүдә нокталары. Гади сатып алучыларга күп тапкыр кулланыла торган савыт-сабага күчәргә кирәк булачак.

3.Онлайн-сатып алулар өчен яңа кагыйдәләр
Маркетплейслардан Wildberries (Вайлберис), Ozon (Озон) һ.б. кайтару шартлары үзгәрә:

  • вакыты 7 көннән 14 көнгә кадәр арттырыла;
  • товарны, төп үзлекләре бозылмаса, төргәге ачылган булса да, кире кайтарырга мөмкин;
  • сатучылар, брак товар кире кайтарылганда, чыгымнарны компенсацияләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев