Хуҗабикәләр колагына
Яшәеш

Хуҗабикәләр колагына

Гигиена бүлмәләрен чисталыкта тотуның гади генә дүрт ысулы:

  1. Лимон кислотасы кушылган аш серкәсе катнашмасы – профилактик җыештыру өчен.
  2. Яхшылап чистартырга уйласагыз: унитазга сода сибеп шуның өстенә п.1дәге катнашманы бөркибез. Күбекләнә, чыжылдый һәм... чистара.
  3. Агарту өчен унитазга төнгегә бер кап лимон яки аскорбин кислотасы сибеп калдырыгыз.
  4. Агартуның икенче ысулы – бер шешә кока-кола эчемлеген унитазга бушатыгыз. Бер сәгатьтән соң ул ап-ак булачак. Бу процесс сездә әлеге һәм аңа охшаган “тәмле су”ларны эчәсе килү теләген дә бетерер дип ышанабыз. 

Нет комментариев