Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның күпмеңле коллективы исеменнән Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Бу көн тарихка республиканың һәм гомумән, Россия Федерациясе үсешенең яңа формасын билгеләүче мөһим вакыйга буларак керде. Татарстан бу елларда илебез белән берлектә динамик рәвештә алга барды һәм демократик хокуклы дәүләт, күппартиялелек, ирекле иҗтимагый һәм дини оешмалар шартларында үзенең рухи һәм мәдәни үзенчәлеген саклап, ныгытып яшәргә өйрәнде. Һәм бүген Татарстан Республикасы – үзенең икътисади, сәнәгать, социаль һәм мәдәни казанышлары белән хокуклы рәвештә горурланучы көчле, динамикалы үсештәге регион. Әлеге уңышлар нигезендә республика халкының һәм җитәкчелегенең ватанпәрвәрлеге, эш сөючәнлек, толерантлык, эшмәкәрлек һәм иҗади инициативасы ята.
Заводлылар, предприятиебездә кабул ителгән җитештерү программаларын тормышка ашыруда, әһәмиятле заказлар алуда һәм заводны алдагы елларга эш белән тәэмин итүдә ярдәме өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтле.
Төбәгебезнең бай сәнәгать потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлегебезнең алга таба да Яшел Үзән шәһәренең, Татарстан Республикасы һәм тулаем – Россиянең иң амбициоз мәсьәләләрен нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар! Сезгә ихлас күңелдән хезмәт уңышлары, күтәренке кәеф, сәламәтлек, бәхет һәм муллык телибез!
Александр Карпов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, профсоюз оешмасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев