Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының бердәм коллективы исеменнән барчагызны да Татарстан Республикасы көне белән ихластан тәбрик итәбез!
Бүген Татарстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Үзенең уңыш-казанышлары белән республика төрле буын ватандашларыбызга бурычлы. Татарстан киләчәккә омтылып яши, елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара. Биредә төп кыйммәтләрнең – мәдәниятнең, рухи хәзинәләрнең, милли үзенчәлекләрнең, өлкән буыннарга хөрмәтнең – кадерләп саклануы аеруча мөһим. Чөнки болар – киләчәк көнебезнең ныклы нигезе.
Республикабыз дөньякүләм масштаблы чараларны үткәрерлек көчле, бай һәм динамикалы үсеш төбәге. Аның шундый булуында яшел үзәнлеләрнең дә өлеше бар. Чөнки бездә эшчән, тырыш, патриот халык яши. Алар хезмәте белән алга барабыз, уңышларга ирешәбез.
Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, республикабыз үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телибез!
Әүфәр Галиев, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев