Хокук сакчылары 2018 елга нәтиҗә ясады
16 гыйнварда Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә район башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзән шәһәр суды рәисе Андрей Николаев, Яшел Үзән шәһәр прокуроры Анатолий Трифонов катнашында бүлек эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш булды.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков ясаган чыгышында 2018 ел җентекле йомгак ясады. 2019 елга куелган өстенлекле бурычларны билгеләде.
2018 елның 12 аенда 1856 җинаять теркәлеп, ул 2017 елгыдан 7,8 процентка күбрәк булган. Бу урлаулар, мошенниклык очракларының һәм талаулар артуга бәйле. Территориаль бүлекчәләргә бүлеп караганда да теркәлгән җинаятьләр күбрәк килеп чыга. Шуларны истә тотып, югары әйтелгән җинаятьләрне кисәтү, булдырмау буенча эшләү полицейскийларның 2019 елдагы өстенлекле бурычы булып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев