Кеше гомере
Нәфис затларны бәяләү өчен янган утка керергә кирәк. Ирләргә җайлы, савыт-саба юды да – ул герой! – диләр хатын-кызлар.
Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бер вакытны әйткән иде: 55 яшьлек хатын хәзерге заман фикеренчә – яшь хатын, 60 яшьлек ир дә шулай ук. Әнә кара, 80 яшьлек әбиләр кар көри, тимер өзәрлекләр яннарыннан үтеп йөри. Халык телендә кеше гомерен менә ничек исәплиләр: егермедә – тәвә, утызда – арыслан, кырыкта – дөя, илледә – елан, алтмышта – эт, җитмештә – маймыл, сиксәндә – беркемдә, бернәрсәдә түгел, әйдә юлыңны кара! Бик туктап торасы да килми бит әле.
Иңгә-иң терәшеп, бергәләшеп
Яшәүләрнең беләм рәхәтен,
Саф хисләрен саклый белгәннәргә
Ходай учлап бирә бәхетен.
Бик дөрес сүзләр! Хатын-кыз: әни, хуҗабикә дә, ир хатыны, илһамчы да, пешекче, кер юучы, өй эчендә тәртип, гигиена кагыйдәләрен тотып торучы да, иң яхшы киңәшче дә. Балалар бәхетен, оныклар рәхәтен күрергә язсын. Башкаларны, үзеңнән олыларны, туган-тумачаларны хөрмәт итеп, үлгәннәргә дога кылып яшәсәк – тормышыбыз, иншАллаһ, яхшы булыр – ышанабыз. Амин.
Безнең авылдан чыкканнар да бик тәртипле. Дуслык җепләрен югалтмый саклап, Акъегет дигән авылыбыз исеменә тап төшерми матур гына яшиләр, күрешергә, бәйрәмнәргә кайтканда ипи-тоз, якты йөз дигәнне онытмыйлар. Авылым халкына, мәчет әһелләренә, муллабызга, күршеләремә рәхмәт йөзеннән, зур ихтирам белән, авылдашыгыз Рәшидә Тимергалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев