Күңелемдәгесен әйтәм
Мәктәп бер нәрсә дә бирми икән инде хәзер.
Китабы юк, ремонт ата-аналардан, парта – ата-аналардан, тәрәзә – ата-аналардан. Ярар инде, анысына күнекте халык. Ләкин бит белем дә ата-аналардан! Менә шунысы белән һич тә килешәсе килми.
***
Бер көннәрдә Тынычлык микрорайонында гипермаркет тирәсен әйләнеп кайттым. Ооо! Биредә башка дөнья! Йортлар шундый матур, биек. Подъезд эчләре иркен, квартирлар яңа һәм заманча планировкалы. Ә ул балалар мәйданчыгы үзе ни тора! Мәскәүдә дә мондыйлар сирәк очрый. Әмма дә ләкин машина куяр урын юк, кичке якта газон өсләренә дә куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев