Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Безнең авылда шәхси кибет эшләп килә. Менә шуның сатучысына аптыраган инде. Ни өчен дигәндә: бер төрле товар төрле бәядән сатыла. Нинди хәл соң бу дип, күршеләр белән сөйләшеп утырабыз? Бер кешегә – бер, икенчесенә икенче төрле бәя әйтә бит.

***

Безнең авылда бер йорт янындагы буш урында күзгә ташланып торучы,  печән тутыру өчен иске калайлардан биек итеп эшләнгән сарай бар. Тирә-юньнең ямен алып тора шул котсыз. Хуҗалыкта кирәкле әйбер инде, шулай теләгән җиргә салып куярга беребез дә каршы килмәс иде. Моның ише корылмаларны бөтен кешегә дә төзергә ярыймы соң, әллә урынлы җирдә эшләүчеләргә генәме?

***

Газетагызда Бакыр­чыда акча күп җыялар дигән сүзләрне укып, ачуымнан шалтыратуым әле. Имеш, шәһәрдән кайтып йөри торган машиналы кешеләрдән меңәр сум җыялар. Мин бу фикер белән бик тә килешәм. Ял көннәрендә урамга чыгып карасаң, һәр капка төбендә 2-3 машина. Алар бит авылга кайтып, юлны төзәтми, ә туздыра гына. Һәр ял диярлек шашлык пешерәләр, менә берәр атнасында пешерми калсыннар да, мең сумны чыгарып бирсеннәр. Түлке әниләре акчасын түгел, үзләренекен. Ә ул акчаны аерым счетка салырга кирәк. Һәм бу сумманы кышын кар чистарту өчен тотарга була. Һәр бәйрәмдә авыл урамнарын, чишмә, күл буйларын чистартучы мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә коллективын, укучыларны хөрмәтләсеннәр иде азрак. Минемчә, елына бер мең сум күп түгел ул!

***

Ит сатучыларны әйтәм әле, бигрәк тә хәйләкәр инде үзләре. Без  сыер итен  кибеттән түгел, авылдан сатып алырга күнеккән.  Белгән кешеләр, хәләл ит җитештерәләр. Әмма соңгы вакытта  сатучыларның тәртибе үзгәрде бит әле. 10 кг  га заказ бирсәк,  15 кг  китереп бирә.  15 кг сорасак, 20не китерә. Акчам юк, мин шулай гына заказ биргән идем,  – дип  әйтә башласаң, «Әй фәлән апа, бер дә кайгырма, акчаң булгач китереп биресең әле!» ди. Үзенчә яхшылык эшләвеме бу, әллә инде... Ярый ла ите тәмле булса, кайвакыт  алай ис китәрлек булмый шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев