Казаннан Яр Чаллыга яңа елга рейсы ачылды
Бүген Татарстанда Казан – Яр Чаллы елга маршруты эшли башлады.
«Татарстан Флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин бу юнәлеш буенча даими пассажир рейсларын унъеллыклардан соң торгызуны «мөһим вакыйга» дип атады.
«“Татарстан Флоты” моның белән туктап калмасын, ел саен яңа юнәлешләр ачып, пассажирларны сөендерергә безнең традициягә әверелсен иде. Имин юл! Яхшы һава, уңай җил һәм киль астында җиде фут!» – диде ул.
Лизалин шулай ук яңа рейсның беренче пассажирларыннан сәфәрдән соң тәэсирләре һәм теләкләре белән уртаклашуларын сорады. «Безнең команда сезнең фикерләрегезне ишетергә тели – ошадымы, юкмы, нәрсәне үзгәртергә яки өстәргә кирәк», – дип билгеләде ул.
Маршрутта «Метеор-2020» заманча су асты канатлы суднолары йөри. Алар юлда Чистай, Түбән Кама һәм Алабугада тукталыш ясыйлар. Һәр шәһәрдә пассажирлар өчен махсус экскурсия программалары эшләнгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев