Казанда 23 яшьлек «Мисс Бикини России-2022» Сабина Сәгаутдинова һәлак булды
Кызның серле үлеме турындагы мәгълүматны аның ахирәте раслый
Модельнең үлеме турында социаль челтәрләрдән билгеле булды. Таныш кызлары аның фотолары астында кайгылы комментарийлар калдыра. Кулланучылар хәбәр иткәнчә, кыз узган якшәмбедә Казанда 14нче каттан егылып һәлак булган. Алар кызның үлемендә гаеплеләрне эзләргә кирәк дип саный.
«Мин булган хәлләргә ышана алмыйм», – дип яза Сабинаның дусты.
2022 елда модель «Мисс Бикини Россия - 2022» статусына ия булган иде. Быел Сабина Сәгаутдинова «Мисс Татарстан - 2023» конкурсында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев