Казан табиблары пациентның йөрәген туктатмыйча гына уникаль операция ясады
Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге хирургиясе тарихында беренче тапкыр тибүче йөрәктә аортокорон шунтирование һәм аорта протезированиесе буенча операция уздырдылар.
Аерым ике операция уздыру үлем куркынычы тудыра иде, шуңа күрә йөрәк эшчәнлеген туктатмыйча берьюлы ике операция уздыру турында карар кабул ителде.
Ике хирургия командасы (кардиохирурглар һәм кан тамырлары хирурглары) синхрон эшләде, бу пациентның тормышын коткарырга мөмкинлек бирде.
Катлаулы операциядән соң икенче көгә үк ир-ат реанимациядән гомуми палатага күчерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев