Казан җитештерүчесе продукциясендә сальмонелла табылган
Казанда планлы тикшерү вакытында җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә бройлер чебиенең ите техник регламентның микробиологик күрсәткечләренә туры килмәгәне ачыкланган.
Фото: Управление Роспотребнадзора по РТ
Моннан соң Роспотребнадзор җитештерүче – Шәхси эшмәкәр Сафина Р.Р.да планнан тыш тикшерү үткәргән.
Белгечләр санитар таләпләрнең бозылуын ачыклаган: җитештерү биналарының һәм җиһазларның тиешле хәлдә булмавы, шулай ук инвентарьны санитар эшкәртүдәге бозылулар. Тикшерелгән ит үрнәкләрендә сальмонелла табылган. Нәтиҗәдә 685,3 кг күләмендә продукция юк ителгән.
Эшмәкәргә карата административ беркетмәләр төзелгән, аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Шулай ук Роспотребнадзор продукциянең ике декларациясен дөрес түгел дип таныган.
Эшмәкәргә күрсәтмә бирелгән. Аның үтәлеше ведомство контролендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев