Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Канун катгыйланган

Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының наркотиклар таратуга бәйле җинаятьләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде дип хәбәр итә безгә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова.

2017 елның 31 декабрендә РФ Җинаятьләр Кодексының 228.1нче маддәсенең 2нче өлешенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, наркотик һәм психотроп матдәләрне, аларның аналогларын тикшерү изоляторында, төзәтү учреждениесендә, административ бинада, административ билгеләнештәге корылмада, мәгариф оешмасында, спорт объектларында, тимер, һава, эчке су транспорты юлларында яисә метрода, җәмәгать транспортында яисә ял итү һәм күңел ачу урыннарында саткан өчен каралган җинаять җаваплылыгы көчәйтелгән.
Ә инде наркотиклар хәрби частьларда таратылган очракта җинаятьчегә 500 мең сум  яисә хезмәт хакы күләмендә яисә хөкем ителүченең өч елга кадәрге табышы күләмендә штраф салынып ул биш елдан алып унике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә яисә аның бер елга кадәр иреге чикләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев