“КамАЗ” белән “МАН” бәрелешкән
Яшәеш

“КамАЗ” белән “МАН” бәрелешкән

Яшел Үзән районының Исак авылы янындагы трассада “КамАЗ” белән “МАН” бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт учреждениесе мәгълүмат-үзәгендә хәбәр итәләр.

Каты бәрелүдән “КамАЗ” кабинасы нык изелгән, ә аның йөртүчесенең аягы сынган, дәваханәгә озатырга туры килгән.

Янгын чыкмасын өчен йөк машиналарының аккумуляторын сүндергәннәр.


Нет комментариев