Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кайбыч муниципаль районында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика конкурсының зона этабы узды

Чарада Татарстан Республикасының Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарыннан 5 гаилә династиясе катнашты.

Бәйрәмдә үзләренең тамырларын, гореф-гадәтләрен һәм шәҗәрәләрен төрле милләт гаиләләре тәкъдир итте. Барлык катнашучылар да традицион ризыклар, костюмнар, реликвияләр һәм концерт программасы рәвешендә визит карточкасын тәкъдим итте. Бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, шәҗәрә төзүгә, тарихи вакыйгаларны өйрәнүгә ярдәм итте.

Яшел Үзән муниципаль районыннан Сафиннар гаиләсе катнашты. Үз чыгышында алар берьюлы өч милләт – удмурт, татар һәм рус гореф-гадәтләрен берләштерде. Алар Балтач районының Яңгырчы авылында Гаврилов Фёдор Гаврилович хөрмәтенә аталган чишмә турында сөйләде. Анда бөтен гаилә, ата-бабаларын искә алып, туган җирнең энергиясе белән баеп килер өчен кайта. Сафиннар спорт белән дә актив шөгыльләнә, походлар һәм туризм ярата, балаларда актив тормыш һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли.

Яшел Үзән ЗАГС һәм архив хезмәткәрләре Сафиннар гаиләсенә шәҗәрә төзүдә ярдәм итте, ә бәйге вакытында алар чын күңелдән команда өчен җан атты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев