Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кай арада узды ул ике ай каникул

#әйтәмәле

Җәйнең соңгы аена кердек. Кай арада узды ул ике ай каникул? Эссе матур көннәр җитәрлек булды, су буена барып, ял итеп калырга тырыш инде, име. Юк, коену түгел, аягымны да чылатмаган быел суда. Яшелчәләргә сипкәндә юешләнү керми бит инде исәпкә. 

Бу хәл быел гына түгел, җитмәсә, былтыр да шулай узды ул җәй су күрмичә. Теләгән кешегә бар бит пляжы да, чупыр­дарлык күл-елгалар да. Нигә җыенып чыгып китеп булмый икән ул бөтен эшне ташлап? Мин ике сәгать ял итеп кайт­каннан дөньясы кырылмый бит инде, әйеме. Ничек өйрәтергә икән үзеңне ял итәргә? 


Отпускны да ял итү өчен түгел, «сөрү» өчен алабыз бит без, алдан ук әллә нинди эшләр планлаштырып. Ял түгел, эш планлаштырабыз! Шәһәрдә үскән хатын-кызлар белән авылда үскәннәрне менә шул ял итә белмәүлек аера, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев