Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кабат фаҗига: хатын-кызны эт талап үтергән

Соңгы арада этләрнең кешеләргә ташлануы турындагы хәбәрләр ешайды.

Сахалиндагы Ожидаево авылында яшәүче 43 яшьлек хатынны эт талап үтергән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ожидаевода моңарчы 2 хатын-кыз яшәгән, хәзер берәү генә калган инде. 43 яшьлек хатынны күршесенең эте талаган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

«Этләр аның башын һәм гәүдәсен тешләгән. Берникадәр вакыт узгач, бу хатын күп кан югалтудан вафат булган», – диелә хәбәрдә.

Җинаять эше ачылган. Ачыкланганча, авылда 2 кеше яшәгән, аларның телефон элемтәсе дә булмаган.

Интертат

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев