Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь яңалыклары

Вакытның узганын сизми дә каласың. Җәйнең беренче ае килеп тә җитте бит.

Белгәнебезчә, һәр айда безнең илдә законнарда үзгәрешләр булмый калмый. Менә шуларның кайберләре турында әйтеп узабыз.

Әйтик, 1 июньнән эшләмәүче пенсио нерларның пенсияләре, яшәү минимумы һәм хезмәт хакы, ә алар артыннан социаль түләүләр 10 процентка арта.
28 майда үз көченә кергән закон нигезендә, магистратура программалары буенча бюджет урыннары саны артачак.
Туендыручысын югалту буенча пенсия түләү чоры үзгәрә. Мәктәпне тәмамлаган һәм әле көллияткә яки вузга кермәгән 18 яшьтән узган гражданнар аны 1 сентябрьгә кадәр укуларын тәмамлаган урында алачак.
Спорт чараларына билетлар алу өчен җанатар паспорты кирәк булачак. Әгәр дә гражданин мондый чараларда җәмәгать тәртибен бозса, аны бирүдән баш тартырга мөмкиннәр.
1 июньнән халык хакимиятнең бердәм системасы турында закон эшли башлаячак. Ул төбәк парламентларының биш еллык вәкаләтләре вакытын билгеләүне күздә тота, шулай ук субъект җитәкчеләре өчен рәсми рәвештә башлык яки губернатор исемен кертә.
8 июньнән россиялеләр үз ризалыклары белән үзләренә тиешле ташламалар һәм пособиеләр турында мәгълүмат ала алачак. Шул ук көннән урманда янгынга каршы кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык көчәйтелә. Гади гражданнар өчен штрафлар – 15-20 тапкыр, ә юридик затлар өчен ике-өч тапкыр артачак. Түләтүнең максималь суммасы
2 млн сум тәшкил итәчәк.

29 июньнән ике үзгәреш эшли башлый:
* аучылык коралын алу яше 18-21 яшькә кадәр арттырыла;
* КАСКО һәм ОСАГО буенча түләү лимитын арттырачаклар, шул ук вакытта клиентның паспортын тикшерергә кирәк булмаячак.
Клиентны идентификацияләү җиңелрәк булачак – бары машина йөртү хокукы гына кирәк була.
Балаларда авыр авыруларны дәвалау өчен клиник тәкъдимнәр яки медицина ярдәме стандартлары исемлегенә кертелгән офф-лейбл препаратларын кулланырга рөхсәт итәчәкләр. Аларны куллану өчен медиклар пациентның яки вәкилнең ризалыгын алырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев