Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы басма
Шатлыклы хәбәребез белән уртаклашабыз, дуслар!
ТР Дәүләт Советында массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган журналистлык эшләре конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында «Яшел Үзән» газетасы да бар.
«Муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы басмасы» номинациясендә «Яшел Үзән» газетасы җиңү яулады. Бүләкне баш мөхәрриребез Илсөя Садыйковага Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тапшырды.
Газетабыз битләрендә авыл җирлекләренең үсеше, биредә гамәлгә ашырылучы программалар, яңалыклар хакында без иң беренчеләрдән булып яктыртабыз, халыкка аңлатабыз, проблемалы мәсьәләләрне җитәкчеләргә җиткерәбез, чишәргә ярдәм итәбез. Шуңа да бу җиңү лаеклы дип уйлыйм һәм чиксез шатбыз. Киләчәктә дә авыл җирлеге темасын яктыртуга зур игътибар бирәчәкбез, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша баш мөхәррир Илсөя Садыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев