Җиргә кабат Җиңү язы килде. Яшел Үзәндә бәйрәм программасы
Елның иң зур вакыйгасы – 9 Май, Бөек Җиңү көне якынлаша. Яшел Үзән шәһәре һәм районында аны зурлап билгеләп үтәчәкләр.
Шәһәрдә узачак бәйрәм программасы белән таныш булыгыз:
8.00 – Ленин урамында җиңел атлетика буенча эстафета.
10.00 – «Авангард» стадионында РФ Президентының онлайн-сәламләве, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы чыгышы, Җиңү байрагы астында парад расчетлары тантаналы узу.
11.00 – Мәңгелек утка бару.
11.30 – шәһәр күлендә судомоделистлар чыгышлары.
14.00 – «Авангард» стадионында концерт, спорт программасы.
15.00 – шәһәр стеласы яныннан «Җиңү маршрутлары» автойөреше.
18.30 – «Авангард» стадионында Бөтенроссия тынлык минуты, концерт.
22.00 – бәйрәм салюты.
Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев