Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүгә керткән өлеш бизмән белән үлчәнми

Татарстанның һәм шулай ук Яшел Үзәннең курку белмәс ир-егетләре махсус хәрби операция­дә (МХО) актив катнашуларын дәвам итә. Егетләребезнең патриотизмы, илебезнең иминлеге өчен көрәштә катнашырга әзер торулары һәркемгә үрнәк. Бу юлы язмабызның герое – Эдуард Силантьев.

Бер көндә хәрби һөнәр үзләштергән һәм өч ай хезмәт иткән яшел үзәнле тән җәрәхәтләрен Казанда төзәтәчәк.

Татарстанның һәм шулай ук Яшел Үзәннең курку белмәс ир-егетләре махсус хәрби операция­дә (МХО) актив катнашуларын дәвам итә. Алар арасында турыдан-туры РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзеп китүчеләр шактый. Егетләребезнең патриотизмы, илебезнең иминлеге өчен көрәштә катнашырга әзер торулары һәркемгә үрнәк.

Бу юлы язмабызның герое – Эдуард Силантьев. Ул бик озак уйланып йөргәннән соң, агымдагы елның 9 февралендә контракт төзергә батырчылык иткән. Кызганычка, дошман уты астына эләгеп яралануы сәбәпле, туган шәһәре – Яшел Үзәнгә кайткан. Дәвалануын Казанда хәрби госпитальдә дәвам итәчәк. Тәнендә снаряд кыйпылчыклары бар, шуларның берсе, хәтта бөеренә кереп урнашкан.


Әлбәттә, Эдуард МХОга үз алдына зур бурычлар куеп китә. Шуның беренчесе – күптәнге хыя­лын гамәлгә ашыру. Икенчесе – финанс мәсьәләсе. Әмма хәрби хәрәкәтләр барышында төрле һәм көтелмәгән хәлләр күп була. 35 яшьлек Эдуард та килешү имзалаганда боларны аңлап эш иткән булырга тиеш. Сугышка бару уен эш түгел бит. Аны шулай ук компьютерда сугышлы уйнау белән дә чагыштырып булмый. Монда минут саен үлем белән очрашасың, сугышчан хезмәттәшләреңне югалтасың, әмер үтисең, корал белән эш итәсең һәм дошманга каршы торасың, һәр метр алу өчен хәтта гомереңне дә кызганмыйсың. Кыскасы, ял йорты түгел инде. Моны килешү төзүче һәркем белә, иң «кайнары» – сугыш кырында.
Хәрби комиссариатка үзем барып, теләгемне белдердем. Контракт төзегәч, безне башта Екатеринбургка, аннан соң Тыва Рес­публикасының Кызыл шәһәренә хәрби частька җибәрделәр. Шул частька беркеттеләр дә, – дип сүзен башлады ул. – Анда озак тормадык, Украинага озаттылар. Полигонда өйрәнү өчен бер көн бирелде. Авыр булды дип әйтмим, тиз өйрәнелде. Нәтиҗәдә, 55115нче тау-штурм отрядына билгеләндем. Менә шуннан хезмәтем башланды һәм беренче 10 көндә бик «кызу» булды. Дошманның бихисап дроннарыннан кайда яшеренергә белмисең. Кызганычка, хезмәтемнең өченче аенда мин дрон-камикадзе һөҗүменә эләгеп яраландым. Дошман уяу, тик ятмый. Безнекеләр дә бирешми.

Эдуардны, госпитальләр аша узгач, яңадан беркетелгән час­те урнашкан Кызыл шәһәренә җибәрәләр. Анда ул ял алу өчен гаризага кул куйдыртырга 6 көн көтә. Хәрбиләрнең һәр адымы исәптә һәм барысы бик җитди контрольдә. Моны Эдуард үзендә сыный. Хәзер госпитальгә керергә кирәк, әмма ялы тәмам булган. Аны озайту өчен тагын шул Кызылга очарга. Гомумән, терелгәнче ай саен барып теркәлеп кайтырга туры киләчәк. Ара ерак, шунысы да кыенлыклар тудыра, юл чыгымнары да зур. Документлар тутыру мәсьәләсендә мәшәкатьләр күп. Әле тәненнән бер кыйпылчыгы да алынмаган. Аларны алу-алмауны табиблар хәл итәргә тиеш. Ничек кенә булмасын, ул исән бит әле, үз аякларында, шулай булгач, барысы да хәл ителер.
– Сәламәтлегемне торгыза алсам, МХОга кире китәргә мин әзер. Гомумән, контракт төзүемә үкенмәдем һәм үкенмим. Хезмәт итү җиңел булмаса да, хәрби булу теләгем барысын да җиңде. Чөнки үз вакытында, 18 яшемдә тәртибем начар булу аркасында, хулиганлык өчен статья бирелгән иде, армиягә алмадылар. Күптәнге хыялым тормышка ашмыйча калды. Ә хәзер мөмкинлекне кулымнан ычкындырасым килми. Белсәгез иде сез, анда безнең егетләрнең ничек батырларча сугышуын! Сөйләп бетерерлек түгел. Арада 18 яшьлекләре дә бар. Анда мин үземә бик күп дуслар таптым.

Эдуард Яшел Үзәндә күп балалы гаиләдә туып-үскән. 8нче һәм 4нче мәктәпләрдә укыган. 9нчы сыйныфны тәмамлау белән эшли башлаган. Соңгы вакытта машиналар ремонтлау белән шөгыльләнгән. 2020 елда өйләнгән булган. Тик, гаиләсе тиз җимерелә, аерылышырга мәҗбүр була. Әмма өч яшьлек улы – Арсенийны ярдәменнән ташламый һәм ташламаячак.
Озакка сузылмаган хезмәтендә штурмлаучы-атучы Силантьев сугыш кыенлыкларын үз җилкәсендә сынап карарга өлгергән. Җирле халык белән генә очрашыр­га туры килмәгән. Чөнки алар хезмәт иткән урыннарда инде авыллар нык җимерелгән, халык күченгән. Дошман хәтта коеларны да үз артыннан күмеп киткән. Шуңа күрә тапкан суны махсус таблеткалар белән чистартып эчүләре генә дә ни тора.

Әлбәттә, алгы сызыктагы штурмлаучыларның хезмәте җиңел түгел. Дошманның уты, ягъни таякның авыр башы иң беренче аларга эләгә. Шуңа карамастан, безнең язма герое да хезмәттәшләренең катлаулы ситуацияләрдә югалып калмавын кат-кат искә ала. Ир-егетләрнең күбесе шундый «ут эчендә» чыныгу ала да. Яшәү һәм үлем белән күзгә-күз очрашкан Эдуард та, әгәр дә тәненнән снаряд кисәкләрен чүпләп алып бетерсәләр, тизрәк иптәшләре янына китәр иде.
– Без җиңәчәкбезме? – дип сорыйм.
– Әйе. Безнең егетләр, һичшиксез, җиңәчәк, – ди ул бер шикләнүләрсез, – Ә җиңүгә үземнең дә өлеш кертәсем бик килә.
Без дә, үз чиратыбызда, аның тизрәк терелүен һәм хезмәт урынына китеп, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез. Безнең халыкны «Камикадзе»лар белән дә, бернәрсә белән дә куркыта алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев