Интернет заманасы
Күгештән газета укучыбыз иҗатыннан бер шигъри тәлгәш.
Элек ничек яшәгәнбез
Интернетны белмичә.
Ютубка да,инстаграмга,
Контактка да кермичә.
Магнит кебек тартып тора
Интернет челтәрләре.
Анда кереп утырсаң
Юктыр кемнең кемнәре.
Иске һәм яңа дуслар
Шунда гына табабыз.
Путевканы шуннан алып
Ял итәргә барабыз.
Кияү һәм киленнәр
Интернеттан табыша.
Кирәк кеше квартирларны
Шуннан гына алмаша.
Оныгы тотса телефон,
Әби килә янына.
Үзен кияүле булдың,
Миңа тап, дип ялына.
Эх,замана,замана,
Замана кая бара?!
Хат язулар, китап уку
Барсы да артта кала.
Интернетка алданып,
Күршене күрше күрми.
Балалар да урамнарда
Уеннар уйнап йөрми.
Заманалар үзгәрде дип,
Кеше дә үзгәрерме?
Бакыйлыкка без күчкәч,
Интернет иярерме.
Рәмзия Низамиева.
Күгеш
Фото: vsluh.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев