Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иң кадерлесе - өйдән килгән хатлар»: Яшел Үзәндә махсус операция зонасыннан ялга кайткан мобилизацияләнгән сугышчылар белән очрашу узды

Алар белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев очрашты.

Очрашуны хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән ачтылар.

Чәй өстәле артында хезмәт, гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге, аларның хәрби зонада көнкүрешләре турында сөйләштеләр.
 

- Иң кадерлесе - өйдән килгән хатлар. Якыннарыбыз җыйган посылкалар. Бу туган җирнең җылысы, ул сугышчан рухны саклый һәм алга барырга ярдәм итә, - ди «Волга» кушаматлы укчылар ротасы командиры.

 


- Мин сезне бүген бу залда күрүемә бик шатмын. Сезне ата – аналарыгыз, хатыннарыгыз, балаларыгыз, барлык якыннарыгыз бик көтте һәм безнең өчен бу очрашу - махсус операция зонасында хәрби бурычын намус һәм дәрәҗә белән үтәүче якташларыбыз өчен патриотизм һәм горурлык хисләре белән сугарылган. Мондый очрашулар безнең барыбыз өчен дә бик мөһим һәм без аларны мөмкин кадәр ешрак үткәрәчәкбез, һәр сугышчыга һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә тырышачакбыз, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.


Әңгәмә ирекле форматта, бер өлеше массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән, ә аннан соң камераларсыз узды. Аларның һәрберсе үзләрен борчыган сораулар белән уртаклашты. Мәсәлән, берсе Фрунзе урамындагы балалар мәйданчыгын киңәйтергә, икенчесе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен керү төркемен төзәтергә кирәклеген әйтте. Кайберәүләр башлык белән бергә-бер аралашты.

Бүген мобилизацияләнгәннәр чиратлап өйләренә отпускка кайта һәм алар белән мондый очрашулар даими үткәреләчәк.

Бүгенге көндә Яшел Үзән районы, «Ярдәм янәшә-Помощь рядом!» гуманитар ярдәм җыю буенча республика хәрәкәте кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга 30 миллион сумнан артык акча җибәргән.

Мобилизацияләнгән якташларыбыз гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр оператив рәвештә эшкә алына, адреслы ярдәм күрсәтелә, һәр гаиләгә куратор беркетелгән. Сораулар авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә хәбәрләр аша килә, хезмәт итүчеләргә ярдәм итү буенча «Сугышчан туганлык» актив эшли, махсус операция линиясенә китерелгән гуманитар йөкне шәхсән озата бара.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев