Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илшат Ганиев котлый

Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! Сезне ихлас күңелемнән  6 ноябрь – ТР Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйм.

Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисади мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде. Конституция кабул ителгәннән соң узган 25 елда Татарстаныбыз танымаслык булып үсте, ныгыды, матурайды. Моны без үз районыбыз мисалында да күрәбез. Шуңа да 6 ноябрь – һәрберебез өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Шул уңайдан һәркемгә кайнар котлауларымны юллыйм. Уңышлар юлдаш булсын, һәр гаилә муллыкта яшәсен, илебездә иминлек хөкем сөрсен!

Илшат  Ганиев,

“Майский” теплицалар комбинаты” ширкәтенең генераль директоры,

ТР Дәүләт Советы депутаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: