Җиңүчеләр арасында – безнекеләр. Котлыйбыз!
Яшәеш

Җиңүчеләр арасында – безнекеләр. Котлыйбыз!

“Авангард” спорт комплексында “АК БАРС”  Холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыяте предприятиеләре арасында “Сәламәтлек-2017”  спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышы үтте.

Ярышларда 6 команда катнашты. Ярышларда катнашучылар  профессионаллар булмаса да, уеннар бик кискен һәм мавыктыргыч барды. Бер генә команданың да  Ярыштан төшеп каласы яки соңгы урыннарны аласы килмәде. 

Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 урын – “АК БАРС АГРО” агрофирмасы  ширкәте (Арча);

2 урын – “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте;

3 урын -  “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” акционерлык җәмгыяте.

 

Җиңүчеләр АК БАРС”  Холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең  истәлекле бүләкләре, дипломнар белән бүләкләнде.

 

 


Яшел Узэн Спорт На стадионе авангард в Зеленодольске Баскетбол

Нет комментариев