Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр алга юл яра, афәрин!

Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә 2024 елгы «Профессионаллар» – һөнәри осталык буенча төбәк чемпионат җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге бәйге бүгенге тормышыбызда зур ихтыяҗга ия кирәкле компетенцияләрдә яшьләрнең һөнәри осталыкларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Быел 5нче гимназия уку­чылары – Әдилә Шакирова, Камилә Ямбушева, әлеге конкурста катнашып, мәктәп данын гына түгел, районыбыз һәм, хәтта, республикабыз данын да яклады. Конкурста, шулай ук, Камил Каюмов, Айрат Гыйльметдинов һәм Әмир Котдусов та уңышлы нәтиҗәләргә иреште.

Чара гимназия укучыларының искиткеч матур милли чыгышлары белән башланып китте, аннары сүз мәктәп директоры Гүзәлия Нуриевага бирелде. Ул кунакларны һәм көллиятнең ресурс үзәге мөдире, конкурсантларга дәресләр үткәрүче, үзе дә әлеге гимназиядә белем алган Алинә Гомәрованы сәламләде, шулай ук Яшел Үзән районы җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерде.

5 ел элек гимназия һәм көллият арасында хезмәттәшлек төзелә. Әлеге уку йорты базасында гимназия укучылары «Профессионаллар» (элегрәк ул «Ворлд Скилз» дип атала) бәйгесенә әзерлек уза. Хезмәттәшлек дәверендә монда гимназиянең 7 укучысы конкурска әзерлек уза, шулар арасында 2се – җиңүче һәм 1се призер булып таныла. Гимназиядә 9нчы, 10нчы сыйныфларны тәмамлаган укучылар да, зур теләк белдереп, Казан нефть һәм химия көллиятенә укырга керә.

– Киләчәгегез үз кулыгызда, сез тырышып белем алырга, курыкмаска, тормышыгызда үзегезне табарга тиеш! – дип белдерде Гүзәлия Наил кызы.

Алга таба котлауларга Казан кунаклары кушылды. ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева экология фәненең бүгенге тормышыбыздагы әһәмияте турында сөйләде, игътибарыбызны тирә-юньдәге табигатьне саклауга кирәклегенә юнәлтте, җиңүчеләргә министрлык исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды, барлык гимназия, көллият остаз һәм укытучыларына рәхмәтләрен җиткерде:

– Алга таба да үзара хезмәттәшлек итәрбез, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәрбез, квалификацияле кадрлар әзерләрбез, дип өметләнәм, – диде ул.

Илдар Шәмсетдинов көллият тормышы турында бәян итте, мәктәп администрациясенә рәхмәтләрен җиткерде.


Бүгенге көндә уку йортында бик күп профессия-компетенцияләр бар, 850 студент белем ала, көллият студентлары төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаша. Ресурс үзәк буларак, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә катнашырга мөмкинчелекләре бар аларның. 5 ел дәверендә уку йорты Россия Федерациясенең 100 иң яхшы көллиятләр исемлегенә керә (РФдә барлыгы 4,5 мең техникум һәм көллият исәпләнә).

Быел Яшел Үзән районыннан нефть һәм химия көллиятенә 17 бала гариза тапшырган. Биредә белем алган студентлар алдагы тормышларын «Органик синтез» Казан гавами акционерлык җәмгыяте (Казаньоргсинтез) белән бәйләргә мөмкин, монда аларны шатланып каршы алалар. Үткән ел уку йортыннан 212 яшүсмер чыгарылган, шуларның 67се кызыл диплом алган.

Көллияткә укырга керү өчен БДИ һәм эчке имтиханнар тапшырырга кирәк түгел, комиссия тарафыннан 9нчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестат баллары гына карала. Әмма, шул ук вакытта, керү өчен конкурс та бик зур. Мәсәлән, быел 225 бюджет урынга республиканың 28 районыннан һәм Россиянең 14 төбәгеннән 1547 гариза кабул ителгән.

– Камиләне мин көллияттә һәр шимбә көнне очраттым, ул бик тырыш һәм максатчан кыз. Аны КХТИ студентлары арасында күрергә теләр идем, әмма ул медицина өлкәсен сайлаячак икән, – дип үтенечен дә белдереп алды Илдар Гыйләҗетдин (рәсемдә) улы. – Киләчәктә гимназиянең башка талантлы укучыларын көтеп калабыз!

Мәгариф идарәсе методисты Елена Лутфуллина да гимназия укучыларының югары нәтиҗәләргә ирешүен, уңышларын билгеләп үтте, остазларның хезмәте белән сокланды.

– Зур рәхмәтләремне гимназия җитәкчелеге һәм педагогларына җиткерәм. Шушындый талантлы, акыллы балаларны тәрбияләп үстергән, укыткан мөгаллимнәр – үз эшләренең чын профессио­наллары!

5нче гимназия укытучыларыннан бик күп мактау сүзләре кабул итеп алучылар арасында Эльмира Данчина, Марсель Миңнуллин, Зөлфирә Сәлахова һәм Радик Гатауллин да бар иде.

Без дә, үз чиратыбызда, гимназия укытучы һәм укучыларын югары уңышларга ирешүләре белән тәбрик итәбез!

Алга таба да яңа үрләр яуларга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев