Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә саксыз тәмәке тарту очрагы үлемгә китергән
3-9 февральдә янгын сүндерүчеләр 7 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 1се ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
Васильевоның Волостнов урамында күп фатирлы йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә, йортның 5 фатиры тулысынча янып беткән, 1сенә өлешчә зыян килгән. Беренче катта җимерекләр арасыннан 48 яшьлек ирнең янган гәүдәсе табылган. Янгын үлүченең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан дигән, якынча нәтиҗә ясалган.
Әйшәнең Лесная урамында төзелә торган бина, ут чыгып, тулысынча янып беткән. Ут электр җиһазыннан чыккан дип фаразлана.
Яшел Үзәннең Луговая урамындагы мунчада янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы бар. Мунчаның 12 квадрат метрына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев