Яшел Үзәннең сәнгатьле тавышы, шәһәр чаралары сценарийлары авторы, район мәдәният координация-методик үзәгенең бәйрәмнәрне оештыру бүлеге мөдире арабыздан китте
68 яшендә Татьяна Васильевна Палей арабыздан китте
Ул Яшел Үзәннең сәнгатьле тавышы, шәһәр чаралары сценарийлары авторы, район мәдәният координация-методик үзәгенең бәйрәмнәрне оештыру бүлеге мөдире иде.
Яшел үзәнлеләр һәр 9 Майда Җиңү Паркындагы парад вакытында нәкъ менә аның тирән эчтәлекле тавышын ишетә иде.
Ул мәдәният өлкәсендә 40 елдан артык эшләде. Хезмәт эшчәнлеген «Алые паруса» балалар драма театры җитәкчесе буларак башлый, соңрак Горький исемендәге мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе була. 2010 елдан бәйрәмнәрне оештыру бүлеге мөдире.
Аның хезмәт казанышлары исемлегендә бүләкләр күп, шул исәптән «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, «Яшел Үзән муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале.
Урыны оҗмаһта булсын! Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Татьяна Васильевна Палей белән хушлашу якшәмбе көнне Николай Чудотворец чиркәве янында (Авангард КСК янында) 11:00 сәгатьтә була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев