Яшел Үзәннең Музыкаль театрында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды
Бәйрәм алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән шәһәребез мэры Михаил Афанасьев алдынгы хезмәткәрләрне һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләде.
Рәзилә Хәйретдинова ФОТОРЕПОРТАЖы.
Чарага төрле өлкәләрдән бик күп гүзәл затлар чакырылган иде: медицина, мәгариф, көч структуралары, авыл хуҗалыгы, волонтерлар һәм башкалар. Аларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Биредә шулай ук 28 ел дәвамында республикабызда үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» конкурсы катнашучыларын билгеләп үттеләр һәм җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырдылар.
- Районыбызның хатын-кызлары гаҗәеп уникаль, хезмәт сөючән, матурлар – укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, җәмәгать эшлеклеләре, өй хуҗабикәләре, эшмәкәрләр, җитәкчеләр – бүген сез тормышның барлык өлкәләрендә дә хезмәт куясыз һәм районыбызны үстерүгә зур өлеш кертәсез, – дип белдерде Михаил Афанасьев.
Районыбызның «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләре:
- Әхмәтханова Римма Әюп кызы, «Өченче яшь героинясы» номинациясе.
- Бариева Фирая Вәгыйз кызы, «Ел үрнәге – хатын-кыз» номинациясе.
- Булатова Лилия Илфат кызы, «Эшмәкәр хатын-кыз» номинациясе.
- Данилова Резедә Йосып кызы, «Мәдәният һәм рухилык – хатын-кыз» номинациясе.
- Калистратова Веста Владимир кызы, «Лидер хатын-кыз» номинациясе.
- Мифтахова Эльвира Гөмәр кызы, «Ана – хатын-кыз» номинациясе.
- Фатыхова Ильмира Дамир кызы, «Галим – хатын-кыз» номинациясе.
- Ульданова-Баязитова Светлана Әсләх кызы, «Татарстан хатын-кызлары» җирле бүлеге кураторы.
- Гобәйдуллин Рамил Ринат улы, «Лидер ир-егет» номинациясе.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев