Яшел Үзәннең Әйшә гимназиясе укучысы бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә беренче урын яулады
20 февраль көнне башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә «Алиш эзләреннән» дип исемләнгән XII бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Бу чарада Әйшә гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Якупов Данияр «Әкиятләрдән олы тормышка» номинациясендә үзе иҗат иткән әкияте белән катнашып, I урын яулады. Даниярны шушы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин, Данияр!
Эльвира Бачкова.
Әйшә гимназиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев