Яшел Үзәннең 10нчы мәктәп бинасына мина куелу турында хәбәр килгән
27 гыйнвар - 2 февраль көннәрендә янгын сүндерү хезмәтенә 5 чакыру килгән.
Шуларның 2се ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.
Октябрьский авылының Спортивная урамындагы сарайда, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан янгын чыгып, 20 квадрат метрга зыян килгән.
К.Насыйри урамындагы 10нчы мәктәп бинасына мина куелу турында хәбәр килгән. Коткаручыларның тикшерүе нәтиҗәсендә моның ялган булуы ачыкланган. Балалар шуклыгы булырга мөмкин дип фаразланган.
31 гыйнварда Фрунзе урамындагы 13нче йортта заложниклар тотылуы турында полициягә хәбәр иткәннәр. Коткаручылар фатирга үтеп кергән, әмма монысы да балалар шуклыгы нәтиҗәсендә булып, дөреслеккә туры килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев