Яшел Үзәннән Хәят Нуруллина «Җәлил укулары»нда җиңү яулады
2024 елның 15 октябрендә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Әлеге бәйгедә Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәп укучысы Хәят Нуруллина җиңү яулады.
2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды.
Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үтте. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.
Җиңүчеләр 18 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында конкурсның Гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләнде. Гала-концертның режиссеры Радик Бариев. Сценарий авторы Резеда Зәйниева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев