Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә шоколад карагы тоткарланган

29 сентябрь – 5 октябрьдә эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән.

Фото: ясалма интеллект

Шуларның 32се – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 11 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 26 урлау, 13 мошенниклык булган.

Яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат аның исеменнән банктан 299000 сумлык кредит алган. Шулай ук, ул аның тагын 30389,43 сум акчасын да урлаган. Барлыгы 508402 сумлык зыян китерелгән.

Паратская урамындагы кибеттән 22 яшьлек яшел үзәнле 23 данә шоколад урлаган. Гомуми зыян суммасы – 7424,10 сум.

35 яшьлек казанлыдан наркотик матдәле гөмбә кисәкләре табып алынган. Ул аны Яшел Үзәндә законсыз сатарга җыенган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев