Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә милли рухлы, талантлы егетләребез бар! Илнар Гүзәл Уразова төркемендә эшли

Илнарны мин шәһәребезнең 5нче гимназиясенә, кызым укыган тугызынчы сыйныфка килгәннән бирле хәтерлим. Төрле мәктәпләрдән берничә укучы кушылды ул вакытта безнең класска, әмма Илнар үзенчәлеклерәк, аксөяк, бәйсез дип әйтимме соң инде, кыяфәтле булуы белән ничектер аерылып тора иде.

Кызым аның белән әле дә элемтәдә, Яшел Үзәнгә елга бер-ике ялга кайткан арада да күрешеп, аралашырга тырышалар. Һәм Илнарның иҗат юнәлешенә кереп китүен, өч телдә җырлар язуын, автор-башкаручы буларак чыгышлар ясавын да ул сөйләп, миндә кызыксыну уяткан иде. Инде, хәзерге вакытта 29 яшьлек егет белән үзем аралашканнан соң, аны бөтенләй икенче яктан ачтым. Ул мәктәп елларыннан бөтенләй башка төрле, тормышка җиңелрәк карашлы яшүсмер-егет булып истә калган. Дөресен генә әйткәндә, күпкырлылыгы һәм тырышлыгы белән шаккатырды. Менә бит нинди татар егетләре бар арабызда! Талантлар ягыннан Яшел Үзән бай инде ул.

Күрешеп, очрашып сөйләшәсе килгән иде дә, барып чыкмады. Мин шалтыратканда Илнар юлда – Гүзәл Уразова төркеме белән Себер якларында гастрольләрдә, Ноябрьскидан Яңа Уренгойга таба кузгалганнар иде. Шуңа, аралашу телефон аша гына булды.

– Илнар, синең иҗат юлыннан китүең минем өчен яңалык, шундый талант иясе булып чыгуыңа нәрсә яки кем этәргеч бирүенә ачыклык кертеп җибәр әле.

– Әйе, мин өч телдә үзем язган җырларны башкаручы. Иҗат тәхәллүсем GALI – фамилиям Галиәскәровтан алынган. Көй язу һәм вокал белән шөгыльләнү тарихы әтием Рәис белән әнием Рәисәгә барып тоташа. Алар Яшел Үзәннең яшьләр үзәгендә «Каскад» вокаль-инструменталь ансамблендә танышкан. Әни җырлаган, әти клавишаларда уйнаган. Әти бик зур меломан иде, өйдә тәүлек әйләнәсе, диярлек, төрле стильдәге чит ил төркемнәре композицияләре уйнап торды. Бу, әлбәттә, миндә чагылыш тапмый калмады, чөнки хәзер көй язганда, мин күбрәк синтезатор тавышы һәм аның аһәңе өстендә эшлим.

– Син шәһәрдә туып үскән егет. Иҗатыңда татар моңына, тормышыңда татар теленә урын бармы?

– Әлбәттә. Ул минем туган телем һәм кечкенәдән үк, рус һәм чит ил музыкасы белән беррәттән, татар җыр-көйләрен дә тыңлап, хәтта, үзем җырлап үстем. Әни СТС каналында татарча яңалыклар рубрикасын алып баручы булып эшләде һәм 7нче, 15нче мәктәпләрдә татар телен укытты. Үзе дә кечкенәдән үк җырлаган, минем белән дә вокал буенча шөгыльләнде. Биш яшемдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә узган «Җырлыйсым килә» вокал конкурсында катнашып, тамашачылар симпатиясе призын оттым. Алты яшемдә Яшел Үзәннең «Золотой микрофон»ына йөртә башладылар. Парал­лель рәвештә «Нарат» музы­ка мәктәбендә баян һәм форте­пианода уйнарга өйрәндем. Бе­рен­че сыйныфтан ук мәктәптә төрле чараларда шигырь сөй­ләттерәләр иде.

– Гаиләгездә татарча сөйләшәсезме?

– Һичшиксез! Минем әни кем соң?! Без 2004 елда Мәскәүгә күчендек һәм әни хәтта анда да татар гимназиясендә эшләде, мәгарифнең этнокультура компоненты буенча завуч иде. Анда татарлар чыршы бәйрәме режиссеры булды һәм, әлбәттә, мин шундый чараларның барысында да татар телендә чыгыш ясый идем. Вокал да онытылмады, минем белән Мәскәүдә Виктор Ортман шөгыльләнде. Шунда барабаннарда уйнауга кызыксыну уянды. Алты елдан кабат Яшел Үзәнгә кайттык һәм мин укуымны 5нче татар гимназиясендә дәвам иттем. Барабанда уйнарга җитди тотындым, дәрәҗәле конкурсларда катнаштык. Барабанчылар шоу оештырдык, Әлмәттә 20 меңлек аудитория каршында чыгыш ясадык, РФ буенча турларда йөрдек. Шуннан беребез хәзер Элвин Грейда уйный, ә мине Гүзәл Уразова үз командасына алды. Аларның 2023-2024 елгы юбилей турында 200 концерт бирдек.

– Хәтерләвемчә, син бит мәктәпне тәмамлагач, музыка белән бәйле уку йортына кермәдең?

– Әйе, IT юнәлешен сайла­дым, Казан Федераль универси­тетына укырга кердем. Әмма ярты елдан соң академ-от­пуск алдым. Армиягә кит­тем. Минем әти дә хезмәт ит­кән, шуңа армиягә карата мөнәсәбәтем уңай иде. Аның аша узарга, рух ныклыгымны сынарга «спортивный интерес» туды. Шуның өстенә, мин тоталь патриот. Хәзерге вакытта да илебез максат-бурычларын уртаклашам, махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбыз ихтыяҗлары буенча үз каналларыбыз аша ярдәм итәм.

– Ә хәрби бурычыңны үтәп кайткач укуыңны дәвам иттеңме?

– ТИСБИ университетын тәмамлап, юрист дипломы алдым һәм хәзерге вакытта үз белемем профиле буенча онлайн мәктәп спикеры һәм укытучысымын, юриспру­денция өлкәсендә консалтинг хезмәтләре белән бәйле үз микропредприятием бар.

– Алган һөнәрең, ачкан эшең белән иҗат бигрәк төрле планетадан. Бер-берсенә комачауламыйлармы?

Иҗат бит ул күңел халәте, яраткан шөгыль, аңа бернәрсә дә комачаулый алмыйдыр, мөгаен. Хәер, мәктәпне тәмамлагач, музыка бераз арткы планга күчеп торды. Ә менә армиядән кайткач, 2015 елдан аранжировкалар яза башладым. Шул чорда язылган, беркайчан да, беркемгә дә күрсәтелмәячәк 100ләп композициям бар. Аларны тәҗрибә туплау, кул шомарту буларак кабул иттем. Эшләремә мин аек акыл белән карыйм, шуңа аларны җитди юлга чыгармадым.

– Ә, менә бу композициям киң тамашачыга чыгарырга лаек, дигәне кайчан туды?

– 2021 елда, бәлки 150нчедер «минус»ны язгач, моны студиядә яздырып карарга кирәк, дидем. Шул елның көзеннән башлап, боз кузгалды, үз җырларымны студиядә яздыру тәҗрибәсе башланды. Татар, рус һәм инглиз телләрендә башкарам.

Язманың дәвамын газетабызның №14 (11 апрель, 2025 ел) санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев