Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә Май чабу бәйрәме үткәреләчәк

2 мартта Яшел Үзәндә Май чабу бәйрәме гөрлиячәк. Шулай итеп, кышны озатып, язны каршы алабыз.

Бәйрәм «Авангард» стадионы мәйданында 9 сәгатьтә башлана.

Биредә:
*аттракционнар,
*уен программалары,
*«Яз килә - язга юл!» концерт программасы,
*карачкылар бәйгесе,
*автомобиль модельчеләренең, хоккейчыларның күрсәтмә чыгышлары,
*төрле халык кухнясы, коймак пешерү буенча мастер-класс һәм башкалар.

10.00 сәгатьтә
«Масленица славная – Праздник золотой» театральләштерелгән тамашасы.

11.00 сәгатьтә
«Гаилә коймагы» кулинар конкурсы,
«Гаилә коймагы», «Ханым-Масленица» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү.

12.00 сәгатьтә
Яшел Үзән, Волжск, Казан шәһәрләреннән иҗат коллективлары һәм солистлар, ут театры артистлары катнашында концерт программасы.

14.00 сәгатьтә
Әйлән-бәйлән «Хуш, Масленица!»

«Каенлык» паркы, Мирный бистәсе
10.00 сәгатьтә
*сәүдә нокталары эше

11.00 сәгатьтә
*«Менестрель» курчак театры спектакльләре,
*Яшел Үзән шәһәренең иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт программасы,
*Күңел ачу-уен программасы,
*«Масленица каруселе» призлары белән әдәби викторина,
*Мастер-класслар.

Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев