Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә караклар һәм мошенниклар тик утырмый

17 - 23 мартта эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән.

Шуларның 30ы – шәһәрдә, 7се районда булган. 8 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 18 урлау, 13 мошенниклык, 1 корал табу очрагы теркәлгән.

К.Маркс урамындагы кибетнең сәүдә залыннан билгесез зат ачыктан-ачык 8898 сумлык товар урлап алып чыгып киткән. Моның буенча 22 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

Гоголь урамындагы кибетнең сәүдә залыннан 3159 сумлык товар урлап чыкканнар. Әлеге җинаять буенча 33 яшьлек хатын-кыз шик астына алынган.

42 яшьлек хатын-кызны, билгесез затлар, санкцияләнмәгән акча алуны туктату тәкъдиме белән алдаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз 100 мең сумыннан колак каккан.

Шәхесләре ачыкланмаган затлар тагын бер хатын-кыз –78 яшьлек яшел үзәнленең, акчасын саклап калабыз дип алдап, 115 мең сумын урлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев