10 – 16 мартта 168 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
22сендә матди зыян китерелгән. 1 очракта кеше имгәнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Волжская урамында «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче 54 яшьлек ир юл йөрү кагыйдәсен бозып, сулга борылганда 18 яшьлек ир йөртүендәге «ВАЗ-2114» автомобиленә юл бирмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» йөртүче тән җәрәхәтләре алган. Аны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Нет комментариев