Яшел Үзәндә яшүсмер кармак белән контактлы үткәргечләргә кагылып үлде
Яшел Үзән районында яшүсмер вафат булды, ул озын кармак белән контактлы үткәргечләргә кагылып үлгән, дип хәбәр итте район башлыгы Михаил Афанасьев.
Вакыйга Горький тимер юлының "Васильево" һәм "Атлакишкино" станцияләре арасындагы 765-нче чакрымда булган. Өч яшүсмер балыкка бара торган була, һәм тимер юл аркылы чыгу вакытында берсе озын кармак белән контактлы челтәрнең үткәргечләренә кагыла, андагы көчәнеш 27,5 мең вольтка җитә. Яшүсмер урында ук һәлак була.
Михаил Афанасьев һәлак булган яшүсмернең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша һәм вафат булганның гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклый.
РФ Тикшерү комитетының Үзәк транспортара тикшерү идарәсендә өстәп белдерүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев