Яшел Үзәндә яшәүче Шәүкәт Зиннәт улы Гыйззәтуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче Шәүкәт Зиннәт улы Гыйззәтуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Шәүкәт Гыйззәтуллин - Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасын кичкән.

Тормыш иптәше Илгизә Садыйковна белән иңне-иңгә куеп 24 ел бергә яшиләр. Бары тик саулыктан, тигезлектән Ходай аермасын аларны.

Юбилярны Афанасьев Михаил Павлович исеменнән бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Ветеранга исәнлек-саулык, озын гомер һәм гел шундый яшь күңелле, оптимист рухлы булып калуын телибез!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев