Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат аягын өшеткән

24 февраль-2 март көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 980 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 580е – шәһәрдән, 400е районнан булган. 508 кешене госпитализацияләгәннәр: 335е – шәһәрдән, 173е – районнан.

Баскычтан егылып, баш мие селкенгән, борын сөяген сындырган 34 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.

Гоголь урамында аягын өшеткән 47 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә алып килгәннәр.

Б.Урманче урамында бертуган апасы кыйнаган, баш мие селкенгән 49 яшьлек хатын-кызга ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.

Фото: ЗЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев