Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә тантаналы чара узды.
Муниципалитет башлыгы исеменнән хезмәткәрләрне Башкарма комитет рәисе урынбасары Евгений Краснобаев котлады:
– Полициядә хезмәт итү түземлек һәм фидакарьлек таләп итә. Безнең хатын-кызлар барлык бурычларны намус белән үти. Сезгә игелек, мәхәббәт, иминлек телим! Бәйрәм белән!
Хезмәт вазыйфаларын намуслы үтәгән өчен иң яхшы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырылды.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев