Яшел Үзәндә шәһәр Советы депутаты Николай Бызинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.
Татарстан прокуратурасы билгеләгәнчә, депутат Светлое Озеро бистәсендә дүрт җир кишәрлеге рәвешендә ришвәт алган.
Җирләрне 2022 елда тапшыралар, ә муниципалитетка юл 2024 елда гына күчә.
Түрәгә аеруча зур күләмдә ришвәт алу маддәсе буенча җинаять эше 2025 елның 21 августында ачылды.
Нет комментариев