10нчы гимназиянең 9 «Б» сыйныф укучысы Вильдан Сәлахов Татарстаннан 28 талантлы бала белән Байконурга китте.
Анда алар Халыкара космик станциягә "МС-27 Союзы" космик корабын җибәрүнең шаһитлары булды. Экипаж составында Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков та бар.
Бу вакыйга һәр катнашучының тормышында мөһим этап булды, чөнки алар безнең илнең космос өлкәсендәге бөек казанышларын үз күзләре белән күрә алды.
Космонавтларыбызга уңышлар һәм өйгә имин кайтуларын телибез!
Нет комментариев