Яшел Үзән шәһәренең 4нче мәктәбендә балалар һәм яшүсмерләр театрларының «Сәйяр» фестивале узды
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәренең 4нче мәктәбендә балалар һәм яшүсмерләр театрларының «Сәйяр» фестивале узды

Бу ел саен уздырыла торган бәйге быел бигрәк тә кызу булды: 18 театр коллективы көч сынашты.

Алар татар телендә берсеннән-берсе матур, гыйбрәтле сәхнә әсәрләрен уйнадылар. Шунысы куанычлы: театр фестивалендә катнашучыларның саны елдан-ел арта һәм, иң мөһиме, осталыклары да үсә бара.

Мәктәп театр коллективлары арасында булган бәйгедә җиңүчеләр:

1- 4 нче сыйныф укучылары арасында

I урын – 5 нче гимназия;

II урын – 4 нче мәктәп;

III урын – С.К. Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе;

Лауреат – 3 нче Васильево мәктәбе.

5- 8 нче сыйныф укучылары арасында

I урын – С.К. Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе;

II урын – 5 нче гимназия;

III урын – Ачасыр мәктәбе;

Лауреат – А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей.

9- 11 нче сыйныф укучылары арасында

I урын – 16 нчы мәктәп;

II урын – Бишнә мәктәбе.

I һәм II урыннарны яулаган театр коллективларына зона этабында уңышлы чыгышлар теләп калабыз.
 

Шакирова Роза Зөфәр кызы


Нет комментариев