Белгечләр аны әнисенең эзләре буенча йөрергә өйрәнгән һәм дөрес адым ясамыйча ялгыш суга төшеп киткән, дип фаразлый.
Борчылган әнисе баласына ярдәм итә алмыйча тик янәшәсендә генә йөргән.
Бәхеткә, ярдәмгә Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгеннән махсус вәкилләр килгән. Алар хәлсезләнгән поши баласын судан тартып чыгарган. Хәзерге вакытта ул Зөя ау хуҗалыгында. Анда аны ныгып киткәнче тотачаклар, соңыннан кире урманга җибәрәчәкләр.
Чыганак/фото: Mash Iptash
Нет комментариев