Яшел Үзән районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен күчмә кыр мичләре ясый башладылар
Яшәеш

Яшел Үзән районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен күчмә кыр мичләре ясый башладылар

Конструкцияне Васильево бистәсендәге «Мостопоезд-33» предприятиесендә эшлиләр, биредә үк җитештерү башлана.

Мичнең авырлыгы 6-7 кг, газ һәм утын белән эшли. Сынаулар узган, җылылык яхшы килә. Мич ярдәмендә ризык әзерләргә, җылытырга, керләрне киптерергә мөмкин.

Беренче 100 данә тиздән хәрби оперция зонасына якташларыбызга җибәреләчәк.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ


Нет комментариев