Яшел Үзән районында коточкыч хәл... 16 яшьлек яшүсмернең күкрәгенә пычак кадалган, 20 яшьлек кыз кыйнаудан баш мие селкенгән...
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 979 чакыру килгән.
Шуларның 581е – шәһәрдән, 398е районнан булган. 388 кешене госпитализацияләгәннәр: 269ы – шәһәрдән, 119ы – районнан.
«Радуга» бакчачылык җәмгыятендә күкрәгенә пычак кадалган 16 яшьлек исерек хәлдәге яшүсмер янына чакыру алынган. Зыян күрүчене хирургиягә китергәннәр.
Шушы ук адрес буенча тагын бер зыян күрүче янына чакыру булган: билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән 20 яшьлек исерек кызга ярдәм күрсәтелгән, ул госпитализациядән баш тарткан.
Тургенев урамында ботын эт тешләгән 7 яшьлек малай янына медиклар чакыртылган. Аны травматологиягә китергәннәр.
Медикларны Комаров урамында улы кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 68 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.
Космонавтлар урамындагы шәһәр күлендә суга батарга теләгән 44 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны реанимациягә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев